+14 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Иман
11 март 2020, 11:50

Дәрес һәм имтиханга кергәндә укыла торган дога

Дәрес хәзерләгәндә, дәрес алдыннан һәм имтиханга кергәндә нинди дога укыла?

Дәрес хәзерләгәндә, дәрес алдыннан һәм имтиханга кергәндә нинди дога укыла?

Дәрес хәзерләүне тәһарәт алып башлау әйбәттер. Нинди генә дәрес булса да, “Бисмилләһ” белән башлау кирәк. Аннан соң шушы догалар укылыр:
“Рабби зиднии гыйльмән вә фәһмән вә әлхыйкънии бис-саалихиин. Раббишрах лии садерии вә йәссир лии әмрии вәхлүл гукъдәтәм-мил-лисәәнии йәфкаһүү каулии, йәә Хәәфизу йәә Гаакыйбү йәә Нәәсыйру йәә Аллаһ. Рабби йәссир вә ләә түгассир рабби тәммим бил-хайир”.

Мәгънәви тәрҗемәсе: “Раббым! Гыйлемемне һәм зиһенемне арттыр. Мине изге колларыңнан әйлә. Раббым! Күкрәгемне ач, эшемне җиңеләйт һәм телемдәге төенне чиш ки, әйткән сүземне аңласыннар. Әй, Саклаучы, Күзәтүче, Ярдәм итүче Раббым! Җиңеләйт, авырайтма, Раббым! Эшемне хәере белән тәмамла”.

Имтиханга кергәндә өч, биш, йә җиде мәртәбә “Аятел-Көрси” укылыр, дип яза “Ислам нуры”.
Читайте нас: