tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Көлтә зур буламы?
Көлтә зур буламы?

Көлтә зур буламы?

«Татарстан» журналы халкыбызның ата-бабадан килгән затлы һөнәрләрен, шөгыльләрен барлауны дәвам итә. Эссе дип тормадык, кырга чыгып, көлтә көлтәләдек. Әле илле яшьлек хатын-кызлар, ир-атлар эшнең нәрсәдә икәнлеген чамаласа да, яшьләр өчен ул ят. Көлтәне ничек бәйлиләр? Ни өчен аны шулай эшләгәннәр? Апас районының Олы Бакырчы авылында безгә әнә шул борынгы хезмәтнең асылын аңлаттылар.

«УН ЯШЕМНӘН КЫРГА…»

Мәрхүмә дәү әнием сөйли иде: «Әниеңне табасы елны унлап көмәнле хатын-кыздан бригада ясадылар. Көн саен кырга көлтә бәйләргә йөрдек». Үсмерлегем беләнме, ул вакытта бу эшнең ни дәрәҗәдә катлаулы икәнлеген аңламаганмын. Янәсе, булачак әниләргә авыр эш кушмаслар бит! Ә чынлыкта…

Чынлыкта көмәнсез хатын-кызлар өчен дә ул зур хезмәт булган. Көне буе бөгелеп, эсседә, тузанда эшләргә, ай-һай… Ләкин безнең әбиләр, әниләр түзгән!

Апас районының Олы Бакырчы авылында яшәүче Гөлфирә апа Гатиятуллина ун яшеннән әнисенә ияреп көлтә көлтәләгән. Аннан соң да гомер буе әлеге хезмәтне онытмаган.

– 1941 елның августында туганмын, – дип сөйли Гөлфирә апа. – Әти мине күрмичә сугышка киткән. Шуннан кайтмаган. Әни алты баласын бер ялгызы үстергән. Ничекләр түзгәндер дим. Нинди авыр заманнар бит. Халык арасында әллә ничә төрле авыру гына йөргән. Безне шул эш сөюебез коткаргандыр дим. Кул арасына кергән барлык баласын әни эшкә өйрәткән. Шул исәптән мине дә…

Барысы да элеккечә булсын дип, Гөлфирә апабыз башта печәнне урып күрсәтте. Аннары урагын безгә бирде:

– Безнең заманда урак ура белмәгән хатын‑кыз юк иде, – диде.

Әйе, хәзер дә авылда һәр йортта диярлек урак бар. Хәтта без дә бакчада бәрәңге сабын урып үстек. Ә менә көлтә көлтәләгән юк иде.

– Башта үләннән бер төрле бау ясыйбыз, – диде Гөлфирә апа. – Үлән сабакларын кулга алып, борабыз. Көлтә зуррак булсын дисәк, бау озынрак булырга тиеш. Шуннан сабактан ясалган бау өстенә печән (көлтәне күбрәк игеннән ясаганнар инде) куябыз. Һәм шуннан теге ясалган бау белән үләнне әйләндереп алабыз да борып бәйлибез. Бернинди җеп тә кирәкми. Элек өч‑дүрт көлтәне, бер-берсенә терәтеп, җиргә утыртып куя идек.

– Ә ни өчен шулай эшлиләр иде? – дим.

– Кипсен өчен. Кипкәч көлтәләрне ындыр табагына алып кайталар иде. Анда исә табагач белән сугып, ашлыкны җиргә койганнар.

Гөлфирә апа төрлесен күргән: башта  әнә шулай фәкать кул белән ашлыкны төшергәннәр. Соңрак инде көлтәләрне техника өчен әзерләгәннәр – комбайн килеп суккан. Җитмешенче елларда тормышлар яхшырып, кул хезмәте кимегәч тә, җирле халык көлтә бәйләүне туктатмаган.

– Кырдан буш кайтмый идек, – дип сөйли әңгәмәдәшем. – Юл кырыйларыннан булса да, малларга дип, печән алып кайттык. Ә аның иң җайлы ысулы – көлтә. Бау да кирәк түгел, үлән дә коелмый, күп тә керә.

«УФАЛЛАЛЫ» ТОРМЫШ

Бу урында Гөлфирә апаның туган авылы турында берничә сүз әйтәсем килә. Заманында Олы Бакырчы Апас районындагы иң зур авыл саналган. Татар халкына Халык шагыйре Шәүкәт Галиевне биргән данлыклы авыл бу. Халкы кебек, җирләре дә күп булган. Башка бик күп төбәкләрдәге шикелле, биредә дә халык җирдә хезмәт иткән.

Олы Бакырчы мәдәният йорты җитәкчесе Ландыш Моталлапова, шул чорлар күз алдына килсен дип, «уфалла» арбасын да алып килгән иде. Гаҗәп, бер дигән сакланган, рәхәтләнеп кырдан печән алып кайтырга була.

– Музейда тора ул безнең. Бик кадерле экспонат, – ди Ландыш апа.

Менә шул кадерле экспонатка бергәләп бәйләгән көлтәләрне салдык. Аннан соң аларны нечкә аркан белән бәйләдек. (Гадәттә, һәр арбага аркан бәйләнгән булган.) Киртәсенә керсен дип, кызлар арбаны тартып та йөреп карады.

– «Уфалла» арбасын без дә күп тарттык, – дип сүзен дәвам итте Гөлфирә апа. – Анысы үсә төшкәч инде. Ә кечерәк чакта әнкәйләр арбага утыртып кайта иде. Яшь балалар бит көне буе кырда йөреп талчыга, җәяү кайтырга чамалары калмый. Шуңа да аларны печән өстенә утырталар. Әни кеше белән эрерәк балалар тартып бара. И, андый чакта синең дә кечкенә буласың килә, тартып кайтсыннар иде!

Урак кебек, «уфалла» арбасы да һәр йортта булган. Мал‑туар асраганда ансыз ничек инде? Соңрак, сиксәненче елларда, арба кулланылыштан чыккан. Дөрес, ялгыз әбиләр әле аннан соң да арба тартып кырга чыккан.

– Халык яраклаша белгән, – дип сүзгә кушылды Ландыш апа. – Алтмышынчы елларда туган балалар булсак та, без дә көлтә көлтәләргә йөрдек. Өйгә үлән алып кайту өчен бик җайлы бит ул.

Шартын китерер өчен, кырда тамак ялгап алырга да булдык. Үлән өстенә ашъяулык җәйдек. Табынга бер‑бер артлы үзебез алып килгән ризыкларны – мичтә пешкән бәрәңге, йомырка, кара ипи, сөтле катык тезеп куйдык. Соңгысы Гөлфирә апа рецепты буенча.

– Эсседә сөтле катык әчеп китә дә, әйрәнгә әйләнә. Сусауны баса торган бер дигән эчемлек була иде ул, – дип аңлатты ул.

Катыклы сөттән без дә авыз иттек. Әчкелт. Тәмле. Хәер, кырда бөтен нәрсә тәмле бит. Мичтә пешкән бәрәңгене дә яратып ашадык.

Шуннан соң бер җырлап, биеп тә алдык. Монысы да шул чорлар кайтавазы – нинди авыр заманнарда да халык үзенең күңелен күргән.

– Өлкәнрәкләр җырласа, яшьләр биеп ала иде, – дип сөйли Гөлфирә апа. – Әлбәттә, һәр кешенең хәсрәте бар: ирләре, балалары сугыштан кайтмаган, тамак ач, өс‑баш ялангач. Шулай да халык төшенкелеккә бирелмәде, ничек тә яшәргә тырышты.

Менә шундый күңелле сәяхәт кылдык. Гөлфирә апа Гатиятуллинага чын күңелдән саулык, гомер иткән ире Шәүкәт абый белән тигезлектә тагын күп еллар яшәүләрен теләп саубуллаштык. Олы Бакырчы мәдәният йорты җитәкчесе Ландыш Моталлаповага да ярдәме өчен зур рәхмәт!

КЫЗЫК

Элекке вакытларда игеннәр өлгергәнме, уракка чыгарга вакыт җиткәнме-юкмы икәнлеген авылның өлкән, тәҗрибәле картларыннан сорашып торганнар. Урак башлануның үз ырымы булган. Кулы җиңел дип даны таралган кеше, кырга чыгып, уракны беренче булып башлап куйган. Берәүләр атнакич – пәнҗешәмбе көнне, икенчеләр базар көнне уракка чыккан. Кызлар күбрәк урак урса, егетләр көлтә бәйләп, чүмәлә ясап торган. Кояш баемыйча урактан кайтмаганнар. Яшьләр, көлтәләрен асып, урактан җырлап кайткан. Аерым якларда, кырда урак урып бетергәч, җир башында берничә тотым ашлыкны урмыйча калдыру гадәте булган. Аларны махсус җир иясе, кыр атасына дип атап калдырганнар.

Руфия Фазылова

protatarstan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*