Мөслим басуында көлтә бәйләргә чыкканнар

Социаль челтәрдә мөслимлеләрнең басуда мәш килеп башак җыйган фотосына тап булдык. Басуга ел саен чыкканга күрә, йола дип тә өстәгәннәр.

Сап-сары басулардагы тулы башаклар безнең игътибарны да читтә калдырмады. Әллә берәр бәйрәм уздырганнармы дип, кызыксынып, район авыл хуҗалыгы идарәсенә шалтыраттык.

– Юк, бәйрәм түгел, эш бу. Мин үзем 15 ел эшлим. Көлтәне һәр елны бәйлибез. Республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы кушуы буенча һәрбер район җыя аны. Без быел иртәрәк тотындык. Көлтәләрне министрлыкка илтеп бирәбез, сәхнә бизәр өчен уңыш бәйрәмнәрендә дә кулланабыз, – диде идарәнең финанс бүлеге җитәкче Эльвира Шабаева.

Эльвира Шабаева әйтүенчә, әлеге эштә бары авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре генә катнаша. Технологияне элеккеге пенсионерлардан өйрәнгәннәр. Ирләр озын сабакларны чабып бирсә, хатын кызлар шуны бәйли.

– Уңыш әйбәт булган елны бер бәйләмгә утыз сабак керсә, быел ике тапкыр күбрәк китте. Ни өчен дигәндә, бодай башаклары вак. Кечкенә 20 көлтәне кушып, зурны ясыйбыз. Без үзебезчә матур итеп бәйләргә тырышабыз, – ди белгеч.

Сәрия Мифтафова


Фикер өстәү